Эссе суккан кешегә ярдәм итү өчен киңәшләр
Эссе суккан кешегә ярдәм итү өчен киңәшләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында чыкты.
Биектау үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты табибы Римма Кәримова эссе һава торышының кем өчен аеруча куркыныч булуын сөйләде һәм җылылык сугу вакытында беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен аңлатты.
Аномаль эсселек кешеләргә ничек тәэсир итә?
Тән температурасы һәм әйләнә-тирә мохиттәге температура аермасы зур булганда, организм үзгәрә. Сыеклык кеше организмын суыту өчен чыга...