Ринат Сәфәров: «Соңгы татарны җирләрләр, дигән әйбергә ышанмыйм»
Ринат әфәнде, сезнең бүлекнең эшчәнлеге – җыеп кына әйткәндә, сүзлекләр төзү дип аңлыйм. Минем бетмәс-төкәнмәс сорауларыма күчкәнче, башта бүлек эшчәнлеге белән танышып узыйк.
Безнең институт оештырылган 1939 елдан башлап, сүзлекләргә җитди игътибар бирелә. Совет хакимияте барлыкка килгәнче үк татар теленең сүзлекләре шактый оешкан: Каюм Насыйриның «Аңлатмалы сүзлеге» дә, Хәлфиннарның татарча-русча, русча-татарча сүзлекләре дә була. Россиядәге күп кенә халыкларда бу вакыт старт ноктасы булса...