Көймәдә давылга эләккән 92 яшьлек галим Илгиз Карманов: «Бер дә курыкмадым!»
Әлмәндәр бабай 90 яшендә бакчасында дача төзегән кебек, Казан илкүләм фәнни-тикшеренү институты (КАИ) доценты, профессор Илгиз Кармановның да картаерга вакыты юк. Әле һаман да мөгаллимлек эшендә булган Илгиз Вилданович, җәйге ялы башлануга, көймәсен кабартып, Иделгә чыккан. Моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында «тормыш иптәше белән булган» диелсә дә, Илгиз абый үзе белән булган 80 яшьлек ханымның бары тик сәяхәтче иптәше генә булуын әйтте. «Интертат» картлыгын күңелле үткәрүче галимнең хәлен белеште.