Түбән Камада БДИда йөз балл алучыларга кыйммәтле бүләкләр бирәләр
Түбән Кама районында Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл алган чыгарылыш сыйныф укучыларын котладылар. Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев инициативасы белән шәһәрдә яңа традициягә нигез салынган – мондый чыгарылыш укучыларына кыйммәтле бүләкләр тапшыру. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Быел 13 унберенче сыйныф укучысы әдәбият, химия, география, информатика һәм инглиз теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләргә ирешкән. Бүләк итеп аларның һәркайсына планшет тапшырганнар.