Гөлназ Рәшитова: «Татарстанда талантлы яшьләр күп, аларны күрергә һәм күрсәтергә кирәк!»
«Яшьләр белән олыларча сөйләштек»
– Гөлназ, сине яшьләр арасында Шәрык клубында, «ЯшьЛайн» проекты кысаларында, хәзер исә «Элемтә» тапшыруында күрергә, ишетергә туры килә. Яшьләр белән аралашу, алар белән проектлар оештыру күңелеңә якын, шулай бит?
– Әйе, бик дөрес. 2023 елдан яшьләр белән актив эшли башладым. Ярты еллап әлеге идеяне ничек итеп чынга ашырып булуы турында уйлап йөрдем. Күзаллауларымны теркәп куйдым. Бу вакытта көллияттә укый идем, ә инде соңрак Татарстанның Мәдәни...