Театрларда ни хәлләр: әйбәте дә, гайбәте дә – кем китә дә кем килә, ни куя да ни җуя
Быелгы театр сезонның иң зур яңалыгы – Камал театрының Такташ урамындагы яңа бинага күченүе. Көтелгән булса да, театр аны көтелмәгән хәл итеп кабул итте кебек. Чөнки театр яңа бина өчен яңа спектакльләр, грандиоз шоулар әзерләмичә, гадәти итеп күчте дә куйды.
Сезонның төп интригасы – Камал театрының Татарстан урамындагы бинасы белән ни булачак – һаман да интрига булып кала бирә. Икенче интрига – Айдар Җаббаров Тинчурин театрының баш режиссеры булачакмы – анысы да интрига булып кала бирә.