Татарстанда БПЛА һөҗүме куркынычы: Казан аэропортында «Ковер» режимы кертелде
Татарстан территориясендә пилотсыз һава чаралары һөҗүме куркынычы игълан ителде – Казан аэропорты өчен «Ковер» режимы игълан ителде. Әлеге мәгълүмат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мобиль кушымтасында чыкты. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Исегезгә төшерәбез, кичә республика өстендә 5 дошман беспилотнигын бәреп төшерделәр. 24 июньдә 11.08 сәгатьтән 25 июньдә 5.15 сәгатькә кадәр «Беспилотниклар куркынычы» режимы булды.