Добавить новость

Татарстанда тагын ике чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм имтиханда 200 балл җыйды

20 июньдә биология һәм географиядән 2025 елның 5 июнендә тапшырылган бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре расланды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

7 чыгарылыш сыйныф укучысына БДИны 200 баллга тапшырган тагын 2 кыз кушылды.

  • Җәмгыять белеме һәм биология буенча 200 баллны Хөҗҗәтова Карина тапшырды (Казан шәһәренең Совет районындагы 183 нче гимназия);
  • Химия һәм биология буенча 200 баллны Хисамиева Сөмбел алды (Әтнә районының Көнгер урта гомуми белем бирү мәктәбе).
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Заголовки
Заголовки
Moscow.media
Ria.city

Новости Казани




Rss.plus

Музыкальные новости


Новости тенниса







Новости спорта