Ульяновскида «Кичке Сабантуй»: актив яшьләр, Казан артистлары һәм заманча биюгә тәнкыйть
Безне Казаннан яңгырлы һава торышы озатып калды. Ул көнне Ульяновскида да яңгыр явачак, дип күрсәтә, бәхетебезгә, кичкә кадәр кояшлы һәм җылы булды. Ульяновскиның «Татар мәдәни үзәге»нә килеп кергәч тә, яшьләрнең ачык күңелле һәм җор телле булуына сокландым. Алар үзара рәхәтләнеп мишәрчә кызу-кызу сөйләшәләр – сүзләрен аңларга өлгер генә! Чәй эчкән арада «Кичке Сабантуй» оештыру идеясе авторы һәм алып баручы Назлыгөл Мистякова белән сөйләшеп алдык. Ул «Татар мәдәни үзәге»ндә методист булып эшли...