Татарстанда узган төндә хатын-кыз һәм ике бала янып үлгән
Бүген төнлә БиектауныңТукай урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. Янгында хатын-кыз һәм ике бала һәлак булган. Бу хакта «Происшествия Татарстан» Телеграм-каналы яза.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ике катлы йортның икенче каты яна торган булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр янган өйнең тәрәзәсеннән 7 яшьлек малайны коткарган.
Янгын урынында 3 яшьлек малайның, 5 яшьлек...