Татарстанның яшь модельләре Казахстанга «Төрки дөнья этномодасы» бәйгесенә килде
20-23 июньдә Казахстанның Актау шәһәрендә «Model Cup - 2025» - «Төрки дөнья этномодасы» I Халыкара модельләр конкурсы уза. «Илдан-Лик» мода театрының модель мәктәбе укучылары әлеге бәйгегә Казахстанга очты.
Конкурсның темасы – «Төрки дөнья этномодасы», ә чара Актау шәһәренә «Төрки дөньяның мәдәни башкаласы» статусы бирелү уңаеннан оештырыла. Әлеге проект төрки халыклар арасында мәдәни багланышларны ныгытуга, яшь талантларны һәм модель индустриясен үстерүгә юнәлтелгән.
Конкурс программасына дефиле...