Махсус хәрби операция ветераны: «Яндырып алган кебек булды – кулым юк иде...»
«Безгә танк атты»
Дмитрий Талапин Чиләбедә туган, тик аның тормышы турыдан-туры Чаллы шәһәре белән бәйле. Биредә 6 нчы мәктәпне тәмамлагач, политехник көллияттә укыган, «КамАЗ» заводында практика үткән, армиядә автомобиль гаскәрләрендә хезмәт иткән. Заводта эшләгән. 2022 елда ул мобилизацияләнгән.
Мин эләккән 1232 нче мотоукчы полкы Татарстанда формалаштырылган. 1 ай дәвамында Казан янындагы полигонда укулар уздык. Аннары Белгород өлкәсенә җибәрделәр, анда без Белгород өлкәсенең...