Мөфти фатихасы һәм Үзбәкстан-Татарстан дуслыгы белән Мәрҗани турында кино төшерелә
Татарстанда бу җәйдә Шиһабетдин Мәрҗани турында «Укытучы» тулы метражлы фильмы төшерелә башлаячак. Көзгә төшерү процессы Бохарада һәм Сәмәркандта дәвам итәчәк. Чөнки, билгеле булганча, Шиһабетдин хәзрәт Үзбәкстанда Сәмарканд һәм Бохара шәһәрләрендә белем алган.
Фильмның режиссеры – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллин, продюсеры, яки продюсерларның берсе – «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.
Кинотасманы төшерүдә «Мосфильм» киноконцерны базасында «Фильм Фьюжн ПРО»...