Татарстан халкы июнь аенда авансны гадәттәгедән әзрәк алачак
Татарстан халкы июнь аенда авансны гадәттәгедән азрак алачак. Бу – ай башында булачак озын ялларга бәйле, дип яза «Татар-информ».
Хезмәткәрләр ала торган аванс һәм хезмәт хакы айда эшләнгән эш көннәре санына карап түләнә. Димәк, аванс 1-15 көннәр аралыгында эшләнгән көннәр өчен, ә калган өлеше хезмәт хакы буларак түләнә.
1-15 июньдә Татарстан халкы бары тик 7 көн генә: 2-5 һәм 9-11 июньдә эшләячәк. Калган 11 эш көне айның икенче яртысына туры килә. Июньнең беренче яртысында Татарстан халкы 1,5 тапкырга азрак эшләячәк...