«Хаҗ турында уйларга да курка идем»: Күрмәүче мөселманнар төркеме Казаннан Мәккәгә китте
Казанның «Ярдәм» мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат һәм 1 хатын-кыз, аларны озата баручы 4 кешедән торган төркем Мәккәгә хаҗга китте. Изге сәфәргә берничә көн кала алар Казанда «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә махсус әзерлек узган. Идел буе, Урал, Себер һәм Кавказ төбәкләре вәкилләренә бушлай сәфәр мөмкинлеге бирелгән, бу – меценатлар һәм иганәчеләр ярдәме белән тудырылган мөмкинлек. Төркемдә Хәмзәт Алмасханов, Салават Гыйләев, Ренат Алиев һәм Сәфинә Кобелева бар. Изге сәфәрдә аларны Ренат Мифтахетдинов...