Винарис Ильегет әнисен искә ала: «Күкләрдән ярдәм итәсең, мин моны тоям»
Винарис Ильегетнең иң якын кешесе – әнисенең арабыздан киткәненә 5 ел тулган. Җырчы әнисен югалтуны бик авыр кичергән иде.
Бүген Винарис фотолар карап, хатирәләргә бирелеп утырган. Социаль челтәрләрдә әнисенә мөрәҗәгать иткән язма да урнаштырган.
«Тыныч йокла, әнием. Син мине һәрвакыт күзәтәсең, тормышымда булган хәлләрне күреп торасың, күкләрдән ярдәм итәсең. Мин моны тоям.
Хәзер минем гаиләм бар, апам һәм башка туганнарым белән бик якын аралашам. Нәкъ син теләгәнчә. Бары тик янәшәмдә син һәм әтием генә юк.