Вәсилә Рәхимова: «Журналистны беркем беркайда көтеп тормый»
«Бу эшкә омтылуым белән әтием бик горурлана иде»
– Вәсилә апа, журналистика дөньясы нинди юллар белән җәлеп итте икән Сезне?
– Тумышым белән мин Әлдермеш авылыннан – Казанга терәлеп торган атаклы, данлыклы авыл. Яшүсмер вакытта гаиләбез белән Казанга күчеп килдек. 26 нчы татар мәктәбен тәмамладым. Без гаиләдә 3 бала үстек. Мин гаиләдә – апа, 11 айдан соң энебез Вагыйз туды. Ул халыкта «16 нчы завод» дип йөртелгән моторлар төзү заводында слесарь-клепкалаучы булып эшләде. Завод алдынгысы, үз һөнәренең остасы.