Флера Хәмитова вафат: «Юксынып яшәгәндер, дим мин аны, Камал театры сәхнәсен...»
ТАССРның атказанган артисты, педагог Флера Хәмитова вафат. 2 майда аңа 89 яшь тулган. Матур яшәп, тыныч кына мәңгелеккә күзләрен йомган.
Флера Хәмитова (1936-2025) – данлыклы щепкинчыларның берсе. 1985 елга кадәр Камал театрында эшләп, эшчәнлеген Казан дәүләт мәдәният институтында дәвам итә. 70 яшендәге Рәшит Сабировтан башлап, 50дәге Фәнис Җиһанша да, 30ны узган Илгиз Зәйниев, Эмиль Талиповлар да, әле шактый яшь Гөлинә Шәйхи дә аны «укытучым» дип искә ала. Казан театр училищесы педагогы...