«Без – кырык беренче ел балалары». Яңа гасыр студентларының үткән гасырга бер карашы
Казан федераль университетының 243 нче аудиториясе көннәрдән бер көнне театр сәхнәсенә әверелде дә куйды. Башка көннәрдә үзләре утырып белем алган урыннарга педагогларын һәм әти-әниләрен, курсташларын, дусларын һәм таныш-белешләрен утыртып, студентлар спектакль күрсәтте. «Без – кырык беренче ел балалары» спектакле тамашачысы арасында «Интертат»ның мәдәни күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтова да бар иде.
- Белешмә: «Мизгел» театры 1996 елда Казан дәүләт педагогика университетының Татар филологиясе факультеты базасында Татарстанның халык...