«Торак, эш, психологик ярдәм»: элекке тоткыннар колониягә кире кайтмасын өчен ни эшләнә
«Элекке тоткыннарга колониягә кире кайтмаска ярдәм итәчәкләр»
Эш табарга, документларны ясатырга һәм бәйлелекне җиңәргә булышу – Казанда ачылган пробация үзәгендә элекке тоткыннарга менә шундый ярдәм күрсәтәләр. Монда кайчандыр абынган кеше тормышын яңадан башлый алсын өчен, бөтен мөмкинлекләр бирелә.
Яңа үзәк Зинин урамындагы йортларның берсендә урнашкан. Монда күптән түгел колониядән иреккә чыккан кешеләр яшәячәк. Үзәктә эш белән ярдәм итәчәкләр, психологик ярдәм күрсәтәчәкләр...