Кайгылы хәбәр: әдәбият галиме, шагыйрь Нурмөхәммәт Хисамов вафат
Озакка сузылган авырудан соң әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамов вафат. Кайгылы хәбәрне Татарстан Республикасы язучылар берлеге матбугат хезмәте яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, Ходай якыннарына сабырлык бирсен», - диелә хәбәрдә.
Хушлашу вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк.
Нурмөхәммәт Хисамов Бәләбәйдә беренче татар гимназиясен ачкан шәхес. Ул Бәләбәйдәге гимназиянең беренче директоры булган.