«Жюри эшенең гадел булуы мөһим»: татар матбугатына юл салучы «Алтын каләм» ничек уза?
Айгөл Сабирова: «Алтын каләм» – бик бай тарихлы проект
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова фестивальнең әһәмиятен билгеләде һәм агымдагы елдагы саннарга тукталды.
«Алтын каләм» – бик бай тарихлы проект. Ул 29нчы тапкыр уздырыла. Без аны үткәргән чакта зур җаваплылык тоябыз. Без үз чиратыбызда аның традицияләрен саклап һәм медиатармактагы яңалыкларны кертеп үткәрергә тиеш. Әлбәттә, катнашучыларның саны арту безне сөендерә. Быел юнәлешләр саны – 10.