Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанның иң күп укучы төбәкләрнең берсе булуы горурлык хисе уята»
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.
«Хөрмәтле журналистлар, ветераннар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм полиграфия сәнәгате хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез.
«Нур» беренче татар газетасының дөнья күрүе милли вакытлы басманы үстерүгә көчле этәргеч булды. Ул 1905 елда Санкт-Петербург шәһәрендә бөек мәгърифәтче, галим, язучы...