«Интертат» хәбәрчесе Юлай Низаевка Фотографлар берлеге бүләген тапшырдылар
«Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Юлай Низаев Татарстан Фотографлар берлегенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Бүләкне Юлай Низаевка пәнҗешәмбе көнне фотографларның даими уза торган утырышында Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова тапшырды.
Яшь фотографка бу бүләкне берлек үсешенә керткән өлеше өчен бирделәр.
Юлай Азамат улы Низаев – 2022 елдан ТР Фотографлар берлеге, Татарстан һәм Россия Федерациясе Журналистлар союзлары әгъзасы.
Юлай Низаевның республика фотографлары эшчәнлеге...