Рөстәм Миңнеханов: Илебездә иң олы бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне илебезнең иң олы бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне белән котлыйм. Быел без истәлекле бу көннең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
Ветераннарга рәхмәт хисләрен белдерү һәм тарихи хәтерне саклау йөзеннән юбилей елы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.