Дуңгыз тиресеннән ясалган аяк киеме кияргә ярыймы?
Күпләр аяк киеме сайлаганда табигый күннән ясалган әйберләргә өстенлек бирә. Ләкин күбебез аяк киеменең нинди хайван тиресеннән ясалганына игътибар итми. Аяк киеме дуңгыз тиресеннән тегелгән икәнен ничек ачыкларга, намаз укымаганда, шундый аяк киеме кияргә ярыймы? Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты хәбәрендә аңлаталар.
Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай ди:
«Чынлыкта, Ул сезгә [шәргый юл белән ауда атылмаган яки суелмаган, үз үлеме белән] үлгәнне, [суйган вакытта чыккан] канны...