Минзәлә театрында премьера: Хиссез вә нәфессез киләчәккә бер караш
Минзәлә татар дәүләт театры яшь драматург Артур Ибраһимовның «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңгән әсәрен – «Бабайның бабасы» фантастик комедиясен чыгарды. Комедияне Татарстан театр әһелләре берлеге грантына театр режиссеры Булат Бәдриев куйган.
- «Яңа татар пьесасы» драматургия бәйгесе соңгы елларда куелмый торган пьесалар җиңүе белән данлыклы була башлады. Чөнки бәяләүче комиссия составында, театрларның репертуар сәясәтен хәл итүчеләр белән бергә, «просто театр яратучылар» һәм...