Дирижер Рөстәм Үтәй вафат
Күренекле музыкант һәм дирижер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәй вафат. Кайгылы хәбәрне Татарстан мәдәният министрлыгы хәбәр итә. Дирижерга 82 яшь иде.
Рөстәм Ибраһим улы Утәй – дирижёр, скрипкачы, педагог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
Рөстәм әфәнде 1962 елда Казан музыка училищесын тәмамлый, Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы музыка мәктәбендә укыта, музыкант буларак чыгышлар ясый, төрле оркестрлар белән эш итә.
1973 елда Казан...