Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Татарстан Республикасында шторм кисәтүе игълан ителде. Бүген алдагы сәгатьләрдә һәм кич белән көчле җил көтелә. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шул хакта хәбәр итте.
Җил тизлеге секундына 25 метрга җитәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.
Көчле җил вакытында нишләргә
- Балконнарда, ишегалларында ныгытып беркетелмәгән әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне яхшылап ябарга кирәк.
- Биналардан чыкмый торырга, өйдә яки бүлмәләрдә калу киңәш ителә.
- Балаларны караучысыз калдырмагыз.