Шагыйрә Клара Булатова вафат
Күренекле татар шагыйрәсе Клара Булатова вафат булган. Бу хакта ТР Язучылар берлеге сайтында хәбәр ителә.
«Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Каләмдәшебезнең урыны җәннәттә булсын», – диелә хәбәрдә.
Шагыйрә Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.
1965-1969 елларда Клара Булатова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.