Мәдәният министры Печән базарындагы «бөке»не бетерү өчен киңәш бирүчегә бүләк әзерләгән
Узган шимбә көнне Камал театрының яңа бинасында «Язгы Печән базары» ярминкәсе булды. Әлеге тамаша көтелмәгәнрәк килеп чыкты: халык артык күп җыелу сәбәпле, этеш-төртеш барлыкка килде һәм оештыручыларга карата күпсанлы кисәтү-шелтәләр белдерелде.
«Интертат» хәбәрчесе Зөлфия Шәвәлиева дә бәйрәмдә булды. «26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында яңа Камал театры бинасы эчендә беренче тапкыр «Язгы Печән базары» узды. Моңа кадәр озак еллар ачык һавада оештырылып килгән маркет быел яңа Камал театры бинасы эченә керде ...