«Йортлар һәм фатирлар минеке түгел, ә әтинеке»: Эдуард Закиров ни өчен тоткарланган
«Бездә 37 нче ел түгел, болар ни өчен эшләнә?»
Казанның Совет районы суды Татарстан башкаласының Идел буе районы буенча Тикшерү комитетының тикшерү бүлегенең элеккеге башлыгы Эдуард Закировны кулга алды. Аны вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр.
«Татар-информ» Эдуард Закировны җирле эшмәкәрдән зур суммада ришвәт алганда тотуларын язган иде. Тикшерү вакытында аның 400 миллион сумлык затлы милке булуы да ачыкланган. Милекләр арасында 3 йорт, 2 фатир, 3 парковка урыны, «Porsche...