Тиф, ачлык күргән, бала чагыннан эшләгән 96 яшьлек тыл хезмәтчәне Гадия Баһавиева тарихы
Гадия Баһавиева оныкларына балачагы турында еш сөйли. Сугыш башланганда, аңа 12 яшь була. Ул вакытта ул әти-әнисе һәм 3 абыйсы белән Буа районының Аксу авылында яши. Әтисе Гарәфетдинне Мәскәү өлкәсенә торф хәзерләргә, озакламый фронтка җибәрәләр. Аннан бер хәбәр генә калган: ул Суслонгер лагеренда һәлак булган.
Әнисе Бибинур, Апас районында окоп казырга дигән йөкләмә алгач, балаларын күрше әбисе карамагына калдыра. Ара якын түгел, ул еш кайтып йөри алмый. Өйдә 4 бала кала. Кечесенә, Касыймга, 1 яшь тә тулмаган була.