Бәла үзе генә йөрми: «Былтыр әнинең йорты янган иде, быел әтиемнеке янды»
Бу ике ел - минем гаиләм өчен сынау еллары булды. Узган җәй дә бәхетсезлек килгән иде безгә. Август аенда әниемнең Восточный бистәсендәге йортында янгын чыгып, аны яңадан торгызырга туры килгән иде. (Минем әти белән әнинең аерылышканнарына күп вакыт узды инде, икесенең дә үз гаиләләре бар). Янгын бик кызу көнне башланды, өстәвенә җил дә көчле иде, йортны тиз чолгап алды. Шулай булуга карамастан, әниләр яши торган йортның беренче катын булса да саклап кала алдылар. Беренче каттагы җиһазлар, техникага да зыян килмәде.