Байлангар авылына төлкеләр ияләшкән: «Өч яшь чебине, бер карт тавыгымны әрәм иткән»
«Тавыкларны әле яңа гына алган идем, йомыркаларын ашарга да җитешмәдек…»
Байлангарлылар борчуда. Язга керү белән авыл халкы тавыкларын яңарта, иткә дип, бройлер чебешләре сатып ала. Ләкин кош-корт та иркенлекне ярата, аларны ябылуда асрап булмый бит.
Моннан 10 көн тирәсе элек төлке шушы авылда гомер итүче Резеда Таһированың 4 тавыгын алып киткән.
Төлкене үз күзләрем белән күрдем. Көпә-көндез 13.00-14.00 сәгать аралыгында йөри ул. Капка астыннан кереп буган. Тавыклар, әтәч бик каты кычкырыша башлагач...