Моңарчы күрелмәгән юмартлык: быел татар артистлары әзерләү өчен 30 бюджет урыны бирелгән
Миңа быел очраклы гына Россия театраль ВУЗларының берсендә «Ачык ишекләр көне»н читтән күзәтергә туры килде. Артист булырга теләгән яшьләрнең күплеге, малай... Барысы да матурлар... «Сез өйдә этегез, стеналар, башка предметлар белән сөйләшәсез икән, бу – «баш киткән» дигән сүз түгел, сезнең урыныгыз иҗади уку йортында», – дигән, ди, кайсыдыр бер педагог – булачак абитуриентлар сөйләшеп торды. Андыйлар хәзер бер уку йортыннан икенчесенә «прослушивание» дип аталган процедураларга йөриләр, мәсәлләр...