Гөлзада Сафиуллина: «Чукыйм дисәң, чукырга кеше бар, иҗат кешесенә каты кагылырга ярамый»
Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина белән Тинчурин театры залында аншлаг белән үткән «Тамырлар» кантатасы турында сөйләшергә килешкән идек. Ни өчен Гөлзада ханым шушы музыкаль әсәргә зур «ставка» ясый? Ни өчен ул аны «милләтне үстерә алырлык әсәр» дип бәяли, милләт өчен «эш аты» итеп күрә? Әмма бит әле галиҗәнап җырчыны шушы кантатага китергән иҗат юлы бар. Мин теманы киңрәк колачлап, галиҗәнап җырчы турында сөйләшергә тәкъдим иттем.
Гөлзада апа белән аның шәһәр үзәгендә урнашкан студиясендә очраштык.