Рөстәм Миңнеханов ташламалы ипотекага хокукы булган гаиләләр исемлеген киңәйтүне сорады
Татарстан Республикасы Рәисе, РФ Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» комиссиясе җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов гаилә ипотекасын 14 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә һәм махсус хәрби операция ветераннарына да бирергә тәкъдим итте. Бу фикерне ул Россия Дәүләт Советы президиумы утырышында әйтте, дип яза РИА «Новости».
«14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарның гаиләләренә гаилә ипотекасы шартларын карауны сорыйбыз», – диде Миңнеханов...