Сыер савучы Резедә Бәдретдинова: «Мал-туар барысын да аңлый, яратканны сизә»
Резедә апа, сез сыер савучы юлын ничек сайладыгыз, ничә ел эшлисез инде?
Мин 1987 елда, мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, Казанга укырга кердем. Авылны якын күргәнгәме, шәһәр тормышы миңа ошамады. Туган авылым үзенә тартты, шуңа, кайтып, сыер савучы булып эшкә кердем. Сентябрьдә эшли башлаганыма 37 ел була инде.
Сез ничәдә эшкә китәсез, ничәдә кайтасыз?
Тормыш иптәшем белән өебездә дә мал-туар асрыйбыз, шуңа иртәбез сәгать 3тә башланып китә. Өйдәге сыерларны саугач, 5нче яртыда эшкә китәм...