«Көрәште, яхшыга өметләнеп яшәде...»: Журналист Радик Фәрхуллинны соңгы юлга озаттылар
Ике дистә елдан артык гомерен Татарстан телевидениесенә багышлаган Радик Фәрхуллинны авыр чир җиңгән. Ул 50 яшьлеген каршылый алмыйча, 49 яшендә бакыйлыкка китеп барды.
«Авыру белән 12 елдан артык көрәште, яхшыга өметләнеп яшәде»
Иртәдән бер-бер артлы кайгы уртаклашулар чыкты.
«Журналистлар җәмәгатьчелегенең күренекле вәкиле, киң күңелле һәм оригиналь иҗади почерклы профессионал, абруйлы җитәкче иде. Радик Фәрхуллин үзенең аналитик материаллары һәм журналист тикшерүләре...