Шагыйрьләр Кабан буена күчә. Тукайсыз гына. Тукайны ничек күчерсеннәр – ул бит һәйкәл
Казанда традицион Шигырь бәйрәменең 61нчесе яңа урында узачак. 26 апрель көнне 14.00 сәгатьтә Камал театрының яңа бинасының Кабан күле буендагы мәйданында Шигырь бәйрәме әзерләнә.
Әйе, әзерлек эшләре бара. Урын мәсьәләсе хәл ителгән, кыскасы. Инсценировка авторы – шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Шигърият остаханәсе җитәкчесе Рифат Сәлах, режиссеры – Кариев театры артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Булат Гатауллин. Алып баручылар – шагыйрьләр Булат Ибраһим һәм Эльвира Һадиева.