Ышанычларын яулаган һәм... - Казанда хатын-кызларны алдаган аферистны тоткарлаганнар
Казанда ким дигәндә 20 хатын-кызны алдаган серияле аферистны тоткарлаганнар. Ул үз корбаннарының 44 миллион сумга якын акчасын үзләштергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте, дип яза «Комсомольская правда»
Аның сүзләренчә, мошенник схема буенча эш иткән: хатын-кызларның ышанычын яулаган, мәхәббәт һәм тотрыклылык вәгъдә иткән, акчаларын алган, ә аннары юкка чыккан.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, моңа кадәр дә хөкем ителгән аферист хатын-кызлар белән танышканда үзен эшмәкәр дигән.