Каракатица карасы кушылган ризык хәләлме?
Каракатица карасын (чернила каракатицы) мөселманнарга ризыкта куллану рөхсәт ителми. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитетының Телеграм-каналында хәбәр ителә. Әмма азык-төлеккә бәйле булмаган сәнәгатьтә, мәсәлән, косметикада, буяуларга кулланыла ала.
Каракатица карасын кулинариядә табигый буягыч һәм приправа буларак кулланалар. Алар бигрәк тә Урта диңгез һәм Адриатик кухнясында спагеттиларда, паэльяда, ризоттода һәм төрле соуслар составында еш очрый.