«Яхшы гаилә, малай да бик ягымлы иде»: Казанда 5 яшьлек сабыйны үз әнисе үтергән
«Тыныч, гади малай иде, бакчага йөрде»
4 апрель көнне Казанның Юлиус Фучик урамындагы йортларның берсендә булган фаҗига күпләрне тетрәндерде. 27 яшьлек хатын 5 яшьлек улын үтерә – ул баласын күп тапкырлар кайчы белән җәрәхәтли.
Гаилә яңа биек йортларның берсендә 15 нче катта яши. Журналистлар килеп җиткәндә, үтерелгән малайның мәете әле фатирда була. Кат полиция хезмәткәрләре тарафыннан әйләндереп алынган, фатирда оперативниклар эшли – фаҗига урынына беркемне дә якын да китермиләр.