Сәбәпле һәм сәбәпсез рәвештә калдырылган уразалар ничек каза кылына?
Ураза – ул фарыз, димәк, аны тоту мәҗбүри. Әлеге уразаны тотмас өчен, билгеле бер катгый сәбәпләр булырга тиеш. Мондый сәбәпләргә авыру булу, ашамыйча торырга ярамау яки дару эчәргә кирәк булу, хәлсезлек, картлык сәбәпле тота алмау, йөкле булу, бала табу һәм баланы имезү, сәфәрдә булу очраклары керә. Уразаны калдыручы башка айда ураза тотарга мөмкин, ә бер дә тота алмаса, фидия түли. (Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте билгеләвенчә...