Татарстан районнары арасында Азнакай «беренче карлыгач» дияргә була. Мөслимнән Айгөл Камалетдинова бала тудыру йортында оештырылган мөселманча мохитне үз тәҗрибәсендә сынаган: 1 апрельдә бәхетле гаиләне уллары белән тантаналы төстә өйләренә озатканнар. Бу хакта телеграм-каналында Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да хәбәр иткән.
Ислам кануннары нигезендә бала тудыру проекты район хакимияте кайгыртуында. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм Азнакай район советының оештыру бүлеге җитәкчесе...