Хезмәткәрләрдән 16 млн сум акча җыйган: ЗАГС идарәсенең экс-башлыгын нәрсәдә гаеплиләр
«Мин беркайчан да беркемгә дә, бернинди шаһитларга да басым ясамадым»
Казанның Вахитов судында Татарстан ЗАГСының элеккеге идарәчеләренә карата суд башланды. Вазыйфаи вәкаләтләрен арттырган өчен хөкем ителүчеләр эскәмиясендә ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, аның элеккеге урынбасары Ренат Әхмәтҗанов һәм элеккеге баш хисапчы Ландыш Шәрәфетдинова бар. Аларны ЗАГС архивларын тәрҗемә итү һәм цифрлаштыру өчен бирелгән премияләрне хезмәткәрләреннән кире алуда гаеплиләр.