Ураза гаете көнне нәрсә эшләргә ярый һәм нидән тыелырга кирәк? - Нурулла хәзрәт җавабы
«Рамазан ае беткәннән соң, иң беренче чиратта, гөнаһлар кылмауга игътибар итәргә кирәк»
Рамазан аендагы халәтне, күңел чисталыгын ничек алдагы айларда да сакларга?
Күңел чисталыгы өстендә без гел эшләргә тиеш, аны бер чистарттың да, аннан соң ул каралмый, дип әйтә алмыйбыз. Ул - өй кебек, өйдә дә тузанны гел җыештырып торсаң гына, чиста була. Шуңа күрә Рамазан ае беткәннән соң да, иң беренче чиратта, гөнаһлар кылмауга игътибар итәргә кирәк. Рамазан аеның рухын, яшәү рәвешен сакларга тырышырга...