Марат Әхмәтов язучыларны тәнкыйтьли: «Китапларыгызны сатарга өйрәнергә кирәк!»
27 март көнне «Корстон» мәдәният комплексында Татарстан Язучылар берлегенең XX корылтае узды. Корылтай утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов язучыларга мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул Язучылар берлегенең 4 еллык эшчәнлегенә бәя бирде.
Республикабызның Язучылар берлеге – Татарстанның мәдәни дөньясының иң зур таянычы һәм көче.