«Беркайчан үзе белән ноталар йөртмәде, хәтердән уйный иде»
Марат Сираҗетдиновның хәләл җефете, эстрада-джаз җырчысы, педагог Регина Сәйфи:
Марат турында бик күп сөйләп була. Ул – бик сәләтле музыкант, күренекле пианист. Татар мәдәнияте, композиторлар берлеге өчен бик күп эшләгән шәхес. Татар композиторларының фортепиано музыкасын бик яхшы уйнады.
Аның хәтере искиткеч иде. Төркиядә эшләгәндә, ул көн саен берәр сәгать классик программа уйнарга тиеш иде. Күз алдыгызга китерегез...